15 Февраля 2019

Бүген  «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында  «Авыл бизнесы  – реаль мөмкинлекләр  һәм  үсеш  перспективалары» дигән  яшьләр  форумы  узды.  Анда  югары  уку йортларыннан 700ләп  студент һәм актив  яшьләр катнашты. 

 «Республика барлык  төр  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  белән тәэмин ителгән,  аны  җитештерүдә  алдынгы    технологияләр кулланыла,  бу  исә  сезгә кадәр  укып  белем алучыларның  эш  нәтиҗәсе,  ә тиздән  сезнең  вакыт  та  килеп  җитәр», - дип,  мөрәҗәгать итте  Казан  ДАУның  Икътисад     институты  директоры   Марат Низаметдинов.

Форум җарышында  авылда  үз эшләрен  ачып  җибәргән  эшкуарлар  үз проблемалары,  уңышлары  турында  ачыктан-ачык сөйләделәр. 

Кукмара районыннан Ветеринария  академиясен тәмамлаган Роберт Димитриев шулай  ук  үзе  турында  сөйләде.  Ул, үз туган авылына  кайта, башта  әтисенә булыша,  тәҗрибә туплый һәм аннары  үзенең  сөт  фермасын      ача.  Ул,  “Гаилә фермалары” программасы  буенча  дәүләт ярдәменнән  файдалана,  40/60 программасы  буенча  җайланмалар  сатып ала  һәм  дәүләт субсидиясе ярдәмендә   нәселле  терлекләр  кайтарта.  Бүген  аның  хуҗалыгында   300 баш  эре  мөгезле  терлек  исәпләнә,  һәркөнне    1,5 тоннадан  артык  сөт  сатыла,  хуҗалыкта     7 кеше  эшли, ә  сезонлы  эш вакытында    17 кешегә кадәр  җитә.   «Авылда  бизнес белән  шөгыльләнүче  кешенең  эше дә күп,  җаваплылыгы  да  зур», - диде ул һәм  студентларны  практика үтәргә чакырды.  

«Дәүләт ярдәменнән һәм кредитлардан   башка, башлангыч капиталың  бер  айлык  хезмәт хакың гына булса,    бизнес ачып буламы?» - дип  кызыксындылар  студентлар.

Саба  районыннан Алим Галмуллин бу  турыда  сөйләп  кенә калмыйча,  тәҗрибәсе  белән дә  уртаклашты.   Ул   Аграр  университетын  тәмамлый,   программа  буенча  югары  ук йортыннан    Америкада  стажировка уза,  аннан  соң  хатыны  белән  үз эшен  ачарга  ниятли.  Башлангыч  капиталы – гаражы һәм  9 мең  акчасы була. Җиләк-җимеш үсемлекләре  үстерә башлыйлар,  ландшафт  дизайны  белән  шөгыльләнәләр,  үзләренең      интернет-кибетен  ачып җибәрәләр.  Товарны тиешле  урынга   үз машиналарында   илтеп  бирәләр.   Менә  шулай  әкренләп  киңәяләр.   Европа һәм  Америкада  булалар,  чит  илләр  тәҗрибәсен  өйрәнәләр.    Бүген  аларның  үз бакча  үзәге  бар.      «Безнең төп  бурыч  – кешеләрдә табигатькә мәхәббәт уяту», ди   Алим Галмуллин. Ул шулай  ук  хезмәткәрләр  өчен  уңай  шартлар булуның    мөһимлеген  дә  билгеләп  үтте, иң активларны  Америкага стажировкага җибәрәбез дип, студентларны  үзләренә  практика үтәргә чакырды.  Массачусет  технологик   институты  белән килешү төзелгән булуын  да билгеләп  үтте ул.    Шунысы  мөһим, үз эшен  ачу  өчен    Алим Галмуллин кредитлар да алмаган,  башкаларның  ярдәменнән  дә файдаланмаган. 

Форумда    Эшкуарлык   фабрикасы   проекты  турында  да  сөйләделәр,  аның  нигезендә  остаз  ярдәмендә  3  ай  эчендә  түләүсез белем алып,  800дән артык  кеше  үз эшләрен  ачкан.     Фабрикада укып  чыккан  Чулпан Миҗнебаева, ул  Түбән Камадан,   берничә  көн  элек  кенә  әле “Ел хатын-кызы” конкурсында   «Бизнес-леди»  номинациясендә җиңүче  була.   Ул озак  вакыт шәһәрнең  зур  сәнәгать предприятиесендә эшли,   карьера баскычларын  уза, әмма  һәрвакыт  үз эше  турында  хыяллана.   Идеяны аңа  олы  улы  бирә, ул  сыр ясау  буенча  мини-җитештерү оештырырга  тәкъдим  итә.   Мәскәүдә  Кырым һәм  Италия сыр  пешерүчеләрендә укый һәм әкренләп  бу  мавыгу  чын  бизнеска әверелә.    Чулпан Миңнебаева да  үзенә   студентларны  практика узарга  чакыра  һәм  теләүчеләргә сыр  ясарга  өйрәтергә  әзер  булуын  белдерде.   «Хәзер  сезнең  мөмкинлекләрегез  шундый  күп,   кыйммәтле  вакытыгызны  бушка уздырмагыз!» - дип мөрәҗәгать итте  ул   студентларга.

Гөлнара Шәмсиева бер  ел элек  Идел  буе агросәнәгать комплексының форумында  катнашкан һәм шуннан  соң, Эшкуарлык  фабрикасында  укып,     КФХ  ачкан, грантка гариза  биргән һәм  чиста  ат итеннән  продукция җитештерү  белән  шөгыльләнә башлый.    «Бу идеяга  тормыш  үзе  этәрде.     Аллергия  аркасында  бала  ат  ите  генә  ашый  ала  иде.   Башта  үзебез  өчен  ат  тота  башладык,  аннары  бу  эшне  киңәйтеп  җибәрдек», - дип,  үз тәҗрибәсе  белән бүлеште  Гөлнара Шәмсиева. «Беренче адымны  гына ясарга  кирәк,  юл сиңа  үзе  ачыла», - дип  сөйләде  ул  яшьләргә.

Студентлар  алдында  башка эшкуарлар да,  шулай  ук  студентлар да  тормышка ашырырга  планлаштырыла  торган  үз проектлары  белән    чыгышлар   ясадылар. Сораулар  да  булды,  идеялар  да  әйтелде.  Ә чара  азагында  форумда  катнашучыларга  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов мөрәҗәгать  итте.  ул  яшьләргә  яңа  башлангычларда  уңышлар  теләде һәм     үз эшләрен  ачарга,  нәтиҗәле  эшләргә  теләүчеләргә  Министрлыкның ярдәмгә  килергә  әзер  булуын  белдерде.    

Чара  бик  кызыклы  һәм файдалы  булды,  дип  әйтергә  кирәк.   Студентларда  да  кызыксыну уянганы  сизелде.    Аларның  күбесе  авылда  үз бизнесларын  ачу  турында  җитди уйланалар,  тизрәк  үз идеяларын  тормышка ашыру  турында  хыялланалар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы