3 Августа 2019
     2019 елның 4 августында «ТАЛ-Агро» идарәче компаниясе " ҖЧҖ генераль директоры Валеев Илһам Госман улы үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Хезмәт эшчәнлеген ул «Шомбыт» совхозында тракторчы-машинист вазыйфасында башлый, анда аның беренче профессиональ сыйфатлары: дисциплина, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлеге күрсәтелә. Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алгач, ул республика файдасына эшләвен дәвам итә. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм кешеләрне үз тирәсенә туплый белүе аңа киләчәктә республика районнары җитәкчесе булырга ярдәм итте.
     Аның күп кенә җаваплы урыннарда нәтиҗәле эшчәнлеге белән билгеләнгән олы хезмәт юлы. Аксубай һәм туган Балык Бистәсе районнары башлыгында эшләгән елларда ул күп көч һәм энергия биргән ныклы хуҗаның, тәҗрибәле һәм белемле җитәкченең лаеклы абруена ия булды. 
     Ике дистә ел җирле үзидарә өлкәсендә эшли, шуның өчен күп санлы бүләкләргә һәм исемнәргә лаек була. Шул исәптән «Балык Бистәсе районының Мактаулы гражданины»исеме дә. 2002 елда аңа «биология фәннәре кандидаты»гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
     2018 елда Илһам Госман улы җаваплылыгы чикләнгән " ТАЛ-Агро»идарәче компаниясен җитәкли. Җәмгыять «Татагролизинг»акционерлык җәмгыятенең бүлендек предприятиесе булып тора. Җәмгыятьнең төп бурычы-эш урыннарын саклап калып, агрофирмаларның нәтиҗәле һәм тотрыклы эшләве өчен шартлар тудыру. 
     Хезмәт эшчәнлеге барышында Илһам Госман улы матди-техник тәэмин итүнең яңа нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертү инициаторы булып тора, авыл хуҗалыгы техникасын китерүчеләр белән ныклы һәм конструктив элемтәләр урнаштыруга зур өлеш кертә. Аның эш алымнары һәм стиле җәмгыятьнең эшлекле партнерлары тарафыннан танылды һәм лаеклы бәяләнде.
     Илһам Госман улына чын күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, озын гомер һәм барлык башлангычларында уңышлар телибез.  Барлык планнарыгыз тормышка ашсын, ә бәхет һәрвакыт тормышыгызда тугры юлдашыгыз булсын!