10 Мая 2019

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Бөек  Ватан  сугышы  елларында  ТАССРның  авыл  хуҗалыгына  багышланган  язмалар  сериясен  дәвам  итә.   Татарстан Сугыш  елларында  армияне  һәм халыкны  азык-төлек  белән  тәэмин  итүдә  аерым  әһәмияткә  ия була.    Азык-төлеккә ихтыяҗ  арта,  ә аны  җитештерү  кими.      Техника,  ягулык-майлау   материаллары, минераль ашламалар һәм эшче  куллар   катастрофик рәвештә  җитешми.  Авыл  хуҗалыгы җитештерүен  арттыру  максатларында   аграрийларны  матди  кызыксындыруның  төрле  рәвешләре  кулланыла  башлый.   Игенчелектә  уңышны  һәм  терлекчелектә  продуктивлылыкны арттырган  өчен  хезмәт хакына  өстәмә  түләү  турында  берничә  карар кабул  ителә.   Мәсәлән, чәчүне сыйфатлы  уздырган, уңдырышлылыкны  арттырган һәм урып-җыюны  вакытында  төгәлләгән өчен  МТС  механизаторларына  хезмәт хакына  өстәмә  итеп    премия  бирә  башлыйлар.    Тракторчыларга -  уңдырышлылык  планын   13%ка арттырган, бәрәңгене   11%ка арттырган  өчен;    комбайнчылар  нормадан  тыш  ашлык  суктырган  өчен,  әгәр сезонга  180 гектардан  артык  мәйдан  эшкәртелсә,  10 пот ашлык  алырга  тиеш  булалар, 300 га  мәйдан  эшкәртелсә -  25 пот һ.б.лар.

Аграрийларның   энтузиазмына ярдәм  итүдә социалистик ярышка зур  әһәмият  бирелә.  Ул  киң күләмлегә  әверелә.    Колхозлар, совхозлар, бригадалар, звенолар, җитештерүдәге  аерым алдынгылар  ярыша.     Илнең авыл  хуҗалыгында  тракторчылар һәм тракторчылар  бригадалары ярышлары  киң колач  ала, ул  1942 елның  языннан  башлана.  Татарстанда гына  да    аңарда   республиканың  106 МТСыннан   5288 тракторчы,   112 хатын-кыз  тракторчылар  бригадасы  катнаша.   Планны  200%тан  артык    итеп  үтәүчеләр арасында  Юртыш  МТСыннан   тракторчы  Сираҗиева Фатыйма,  Бондюж МТСыннан  Динмөхәммәтова Гаян, Буденный  МТСыннан  Ильясова Җәмилә һәм башка  бик  күпләр  була.   Төрле  елларда  республика  ярышларында  җиңүчеләр  булып  Кукмара  районы Яныл МТСыннан  Хатимә Хөснетдинова  (1942 ел) һәм   Сәгура  Мостафина  (1944 ел) бригадалары, Арча районы  Казанбаш  МТСыннан  М. Гатиятуллина  (1043 ел)   танылалар. 

Авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җыю күләмнәрен   арттыруда    звеноларның  югары  уңыш  буенча    социалистик  ярышлары  зур  әһәмияткә  ия  була.  Бөртекле  һәм  яшелчә  культураларының  югары  уңыш  осталары  итеп күрсәтүчеләр арасында  Тәкәнеш (хәзерге - Мамадыш) районының “кызыл партизан” колхозыннан  Зәкмя  Садыйкова  хатын-кызлар  звеносы,      Теньки  (хәзерге   – Югары  Ослан) районының  “Дөрес юл” колхозыннан  Мәдинә Кадыйрова звеносы,   Дөбъяз  (хәзерге  – Биектау) районының  «Алга» колхозыннан   Әлфия Ибраһимова  звеносы  бар  иде. 

Партия  һәм хөкүмәт  бурычларын  үтәп,   авыл хезмәтчәннәре  үзләрен  аямыйча  эшлиләр.   Авыр  хезмәттән  соң  аларның  өйләренә  кайтып  җитәрлек  көчләре  дә  калмый  торган  була.   Авыл  хезмәтчәннәре үзләренә  тиешлене  дә  алмыйча,  җитештерелгән  продукциянең  барысын да  дәүләткә  тапшырганнар.   Колхозчыларның  үзләрендә берни  калмый  диярлек.  Сугыш  елларында  авыл  тормышы  гаять  авыр  була.  Чынында алар  яшәү белән  үлем  арасында  яшиләр.    

Шулай  итеп,  сугыш  Татарстан  авыл  хуҗалыгына  зур  зыян  сала.   Аграр җитештерүнең  барлык  тармаклары  да  аннан  зур  югалту  күрәләр.     Матди-техник  база таркалган,  техника  җитешми, запас  частьләр  юк,  авылның  җитештерү  көчләре  шактый  кими.     Аграрийлар үзләре  хәерчелек  хәлендә  диярлек була,  әмма  сугыш  елларының  авыл  хуҗалыгы нәкъ  менә шуларның,  хезмәт кешеләренең  тырышлыгы белән   сакланып  кала.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы