21 Ноября 2018

Бүгенгше  көнгә    Зәй  шикәр  заводы  эшкәртүгә     1000370 тонна   шикәр  чөгендере  кабул  итте,   шул  исәптән  Зәй  районы  агрофирмаларыннан    – 350 мең  тоннага  якын. 2018 елда  “Зәй  шикәре”  заводында 1100  мең тоннадан  артык  шикәр чөгендере  эшкәртүне һәм  154 мең  тоннадан  артык   шикшр  комы,   46 мең тонна  грануллы  чөгендер  түбе (жом),  36 мең тонна    патока-меласса    әзерләүне     планлаштырды.     

Татлы  тамыр  ташуда  ике йөздән  артык  машина  эшли.     Алар  һәркөнне  кагат  кырларына   6 мең тоннадан  артык  чимал  китерәләр.  Хәзерге  вакытка     648 мең тонна   шикәр  чөгендере  эшкәртелгән,      100 мең тонна  -  шикәр  комы,   19,7 мең тонна   - меласса, 29 мең тонна   грануллы  чөгендер  түбе (жом)  әзерләнгән.

 Быел    «Зәй шикәре» ААҖ үз   мәйданында    актив   вентиляцияләү җайланмасы  урнаштырды,    казаннарның   автоматикасын  һәм  гомумказан     җайланмаларын,  чөгендер  түбе (жом) прессын  алыштырды.  

Завод үз  эшен  1966 елда  эшли  башлый   һәм  тәүлеккә    1,5 мең тонна  чөгендер  эшкәртү  планлаштырылган  иде.   Бүген   ул  Россиядә  иң  көчле  җитештерү  мәйданчыкларының  берсе: предприятиенең  җитештерү  куәте  тәүлеккә    8 мең тонна  шикәр  чөгендере  эшкәртерлек, эәзерләү  куәте    1200 тоннадан  артып  китә.  Бу  күрсәткечләр  буенча     предприятие  Россия    Федерациясенең  иң  яхшы  заводлары  бишлегенә  керә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы